28 май көнне Әмәкәй авыл китапханәсе “ Наркомания- заман афәте” дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Авыл фельдшеры Зарипова Гөлшат наркоманиянең кешегә зыяны турында сөйләде. Түгәрәккә йөрүче укучылар “ Без - наркотикка каршы” дигән темага рәсем ясадылар. Урын алган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.