23-25 май көннәрендә ААҖ “Казан ярминкәсе” территориясендә балалар техник иҗатын үстерү максатыннан I республикакүләм фестиваль узды

2014 елның 26 мае, дүшәмбе

    23-25 май көннәрендә ААҖ “Казан ярминкәсе” территориясендә балалар техник иҗатын үстерү максатыннан  I республикакүләм фестиваль узды. Фестивальдә техник иҗатның төрле юнәлешләре буенча укучыларның эшләреннән күргәзмә һәм төрле конкурслар оештырылды. Безнең районнан 19 бала 52 эш белән катнашты. “20 иң яхшы идея” конкурсында һәр муниципаль районнан 2 укучы үз эшен яклады. Бу бәйгедә катнашкан Түбән Табын урта мәктәбенең 11 нче класс укучысы Рафаэль Вәлиев (фәнни җитәкчесе Фәрит Вәлиев) һәм Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Автомоделирование”берләшмәсе әгъзасы, Мөслим гимназиясенең 7нче класс укучысы Ильназ Гараев (фәнни җитәкчесе Рәшит Солтанов) икесе дә җиңүчеләр исемлегенә керделәр. Аларга мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе һәм кубок тапшырылды.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International