14 нче апрельдән 11нче майга кадәр Мөслим муниципаль районы мәгариф бүлеге тарафыннан “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика күләм конкурсының муниципаль этабы оештырылды. Комиссия тарафыннан балалар бакчаларында яңа укыту-методик комплектлар нигезендә татар һәм рус телләрен үзләштерү дәрәҗәсенә бәя бирелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча ике лидер ачыкланды. Алар – Мөслим авылының Кояшкай” һәм “Ләйсән” балалар бакчалары.
21 май көнне республика комиссиясе әгъзалары әлеге мәктәпкәчә учреждениеләрнең эшчәнлегенең конкурс таләпләренә җавап бирүен тикшерде һәм уңай нәтиҗә бирде. «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика гранты балаларга ике дәүләт телен өйрәтү нәтиҗәләренә карап тапшырыла. Ул Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2010-2015 елларга исәпләнгән «Киләчәк» – «Будущее» Мәгарифне үстерү стратегиясе кысаларында гамәлгә куелган.