Музыка hәм сәнгать дөньясында

2014 елның 20 мае, сишәмбе
19 май көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә “Ачык ишекләр көне” узды. Очрашуның максаты - балаларны сәнгать төрләре белән таныштыру hәм аларны мәктәпкә укырга чакыру. Бу чара мәктәп турындагы презентация белән башланды, рәсем сәнгате бүлегенең чыгарылыш классы укучыларының диплом эшләреннән оешрылган күргәзмә тәкъдим ителде. Һәрбер класста укытучылар сәнгать төрләре турында сөйләп, укучылар төрле уен коралларында уйнап күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International