19 нчы май көнне укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, эшче һөнәрләренә игътибарны юнәлтү һәм хезмәт тәрбиясе бирүне оештыру максатыннан, мәктәп җитәкчеләре Мөслим “Агромастер” җитештерү компаниясендә экскурсиядә булдылар. Экскурсияне компания җитәкчесе урынбасары З.З. Кадыров үткәрде. Компания җитәкчесе И.З. Исламов мәктәп җитәкчеләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.