19 нчы май көнне мәгариф бүлеге базасында мәктәп директорлары һәм аларның укыту-тәрбия буенча урынбасарлары киңәшмәсе булып узды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә: 2013-2014 нче уку елын оешкан төстә тәмамлау, арадаш һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестацияләрен үткәрү. Шулай ук мәктәпләрнең “Электрон мәгариф”тә эшчәнлеге, укытучыларның республика һәм федераль грантларга конкурсларда катнашуы, белем күтәрү курсларында уку, «IT-чемпион» конкурсында катнашу, укучыларның җәйге ялын һәм хезмәтен оештыру, 2014 нче елның август киңәшмәсенә әзерлек турындагы сораулар каралды.