Музыка hәм сәнгать дөньясында

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Мөслим сәнгать мәктәбенең театр сәнгате бүлегендә белем алучы чыгарылыш класс укучылары 16 май көнне имтихан бирделәр. Иске Карамалы авылында эшләүче театр сәнгате бүлеге укытучы Гараева М.Р. имтиханны концерт формасында уздырды. Анда чыгарылыш класс укучылары этюд-пантомима, төрле миниатюралар, җырлар, шигырьләр, биюләр, спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Шул ук көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә театр сәнгате бүлеге укытучысы Замалова Л.Р. укучылары Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен күрсәттеләр. Барлык чыгарылыш класс укучылары да төрле образларга кереп, тамашачыны кызыксындырырлык итеп уйнадылар. Аларның эшләрен имтихан комиссиясе членнары югары бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International