"Ышаныч" телефоны

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Балалар һәм үсмерләрнең стресс халәтен кисәтү, аларның хокукларын яклау-саклау, гаилә институтын ныгыту максатыннан Россиякүләм балалар "Ышаныч" телефоны эшли. 17нче май көнне "Ышаныч" телефоны көне бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Районыбыз да әлеге бәйрәмгә кушылды. Мәктәпләрдә бу көн уңаеннан төрле чаралар оештырылды, стена газеталары, стендлар чыгарылыды, информация язылган тарату материаллары эшләнде. Ышаныч телефоны буенча аноним рәвештә квалификацияләнгән психологик ярдәм алу мөмкинлеге тудырылды. Район мәгариф бүлегенең квалификацияле психологы Хәлиуллина Ләйсән  абонентларга рус һәм татар телләрендә бушлай, аноним ярдәм күрсәтте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International