«Гаилә – бәхет ачкычы”

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Яңа Усы авылы китапханәсендә Халыкара гаилә көне уңаеннан “Гаилә – бәхет ачкычы” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмгә үрнәк гаиләләрдән саналган Анатолий һәм Зөһрә Олениннар, Николай һәм Валентина Аитовлар, Александр һәм Елизавета Митюшкиннар чакырылган иде. Бәйрәм парларның яшьлекләрен искә төшерү белән башланып китте. Яраткан шөгыльләре белән таныштырып уздылар. Табышмаклар, мәкальләр әйтеп тапкыр, зирәк, җор телле булуларын раслап киттеләр. Балаларына, оныкларына кечкенә чагында сөйләгән әкиятләрен искә төшерделәр, әлбәттә инде үзләренең җырга-биюгә булган осталыкларын күрсәтеп үттеләр. Бәйрәм ахырында алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәче Романова Альбина гаилә көне белән котлап истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International