12 нче май көнне видеорежимда үткән мәгариф бүлекләре җитәкчеләренең республика киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләрнең федераль конкурслар һәм грантлар кысаларында республикага инвестицияләр җәлеп итү буенча эшчәнлеге каралды.
2013 нче елда муниципаль берәмлекләр 85 федераль конкурста катнашкан, 46 конкурс укучылар, 66 конкурс педагоглар өчен оештырылган. Җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 2 363 250 сум, шуның 846 000 сумын укучылар, 1 517 250 сумын укытучылар алган. Иң актив районнар арасына Мөслим районы да кергән, 2013 нче елда укучылар җәлеп иткән сумма 103 000 тәшкил итә.
2014 нче елда Татарстан укучылары һәм укытучылары 16 федераль конкурста катнашканнар, 355 000 сум акча җәлеп ителгән. 5 иң актив район арасында Мөслим районы да бар. 2014 нче елда җәлеп ителгән сумма 60 000 тәшкил итә. Иң актив һәм нәтиҗәле катнашучылар - Мөслим лицее укучылары һәм укытучылары.