Урамнарны җыештыру эшләре дәвам итә. Юл буйлары, Ык буе территориясе һәм парклар күз алдында үзгәрә. Карт агачларны кисү эшләре дә башкарыла. Бу эштә катнашучы барлык оешма хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Үз йортыбызда тәртипне бергәләп булдырабыз!