28 март көнне Мөслимнең "Яшьлек" спорт сараенда волейбол турниры узды. Көн дәвамында "Көчлеләр кубогына" барган бәйге ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында үтте. Әлеге турнирда ир-атлар арасында 10 команда, ә хатын-кызлар арасында 6 команда иң көчлеләр исемен яулау өчен көрәште. Көчле ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде.
Ир-атлар арасында җиңүчеләр:
1 урын "Спорт мәктәбе" командасы;
2 урын "Сети" командасы;
3 урын "Хаер" командасы.
Хатын-кызлар арасында җиңүчеләр:
1 урын "Швл" лицей командасы;
2 урын "Факел" командасы;
3 урын "Барс" командасы.
Иң яхшы уенчылар дип танылдылар:
Хатын-кызлар арасында:
1.Касимова Сания;
2.Хафизова Зөлфия;
3.Сахабутдинова Милана.
Ир-атлар арасында:
1.Хөснетдинов Ислам; 2.Гәлиев Фәннүр;
3.Васильев Динар;
️Елдан-ел волейболны яратучыларыбыз саны арта, командалар да күбәя. Яшьләрнең спортка тартылуы аеруча сөендерә. Бәйгедә җиңү яулаган командалар һәм иң яхшы уенчылар грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр һәм кубок белән бүләкләнделәр.