10 март көнне Актаныш районында Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең хезмәт коллективлары арасында Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) фестиваленең зона этабы үтте. Ярышлар Хәрби һәм хезмәт даны елына багышланган иде.
Әлеге ярышларда безнең Мөслим командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте – 1нче урынны яулап, үзләренең югары физик әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.
Спортчыларыбызны лаеклы җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә зур уңышлар һәм җиңүләр телибез.
Мөслимнең ГТО вәкиле Расил Фәттахов.