3 мартта Теләчедә Хадиуллин Х.К. призына кул көрәше буенча ярышлар узды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Безнең спорт мәктәбенең иң яшь спортчылары уңышлы чыгыш ясады.Ярышлар йомгаклары буенча алтын медальләр яуладылар: Нуретдинов Аяз 35 кг , Тазова Амелия 45 кг , Сираев Рөстәм 55 кг. Көмеш медаль яулауылар: Хафизова Динә 55 кг, Шамилов Ильяс 35 кг, Нәбиуллин Мансур 75 кг..Бронза медальләр: Сираева Ралина 35 кг, Сафин Сәлим 55 кг , Халилова Гаделя 50 кг., Гыйбадуллина Әминә 50 кг .ТР җыелма командасы составында 10 кеше 2026 елның 9-15 мартында Орел шәһәрендәге Россия беренчелегенә бара.Аларга уңышлар телибез!!