Күпләрнең остазы булган шахматчы Наил Хамматуллин истәлегенә шахмат ярышлары узды

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

28 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәге шахмат сөючеләрне берләштерде. Биредә күпләрнең остазы булган, талантлы шахматчы Наил Хамматуллин истәлегенә багышланган турнир узды. Бу чара икенче ел рәттән үткәрелә һәм шахмат дөньясында зур урын тоткан шәхеснең якты истәлеген сакларга ярдәм итә. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар арасында үтте. Турнирның тантаналы ачылышында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов һәм "Мөслим" мәчете имам-хатыйбы Ринас хәзрәт Нәбиев катнашты. Алар катнашучыларга уңышлар теләделәр һәм турнирны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Тантаналы өлештән соң, шахмат сөючеләр уен өстәлләре артына утырып, кызыклы һәм киеренке көрәшкә керештеләр.
Бу турнир спорт өлкәсендә эшләүче райондашыбыз Илфат Хафизов инициативасы белән оештырылды. Төп иганәчеләр мәрхүмнең тормыш иптәше Наташа ханым һәм туганнары булды. Шулай ук мәрхүмнең кызы Лилия Аверсның да истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Турнирның иң өлкән катнашучысы 85 яшьлек Иванов Кузьма булды. Иң яшь катнашучылар 7 яшьлек Насифуллин Булат һәм 8 яшьлек Гамирова Зәмирә иде. Җиңүчеләргә «Яшьлек» спорт сарае исеменнән дипломнар, иганәчеләр ярдәме белән алынган медальләр, акчалата конверт һәм күчмә кубок тапшырылды.

Уенда катнашучыларга, иганәчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә Наил Сагитович истәлегенә шахмат турниры оештырылып торсын дигән теләктә калабыз. Чөнки мондый чаралар остазның якты истәлеген генә түгел, ә яшь буында шахматка мәхәббәт тәрбияләргә дә ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International