28 февраль көнне "Кояшлы Ык" ял итү зонасы балыкчылар өчен зур бәйрәмгә әверелде. Тугызынчы тапкыр уздырылучы "Алтын балык" фестивале быел да күпсанлы катнашучыларны җыйды. Район башлыгы, фестивальдә катнашучыларны сәламләп, балыкчыларга уңышлар теләде. Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Байрханов чараны оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ярышларны оештыруда "Яшьлек" спорткомплексы һәм иганәчеләр зур ярдәм күрсәтте. Балыкчылар фестивалендә тәҗрибәле балыкчылар да, яшьләр дә бергәләп көч сынашты. Күп еллар буе үткәрелүче фестивальгә елдан-ел катнашучылар саны арта бара, бу исә балык тотуның популярлыгын күрсәтә. Бәйрәмгә гаиләләре белән килгән райондашлар да күп булды.
Билгеләнгән вакыт эчендә һәр катнашучы үз осталыгын күрсәтте. Ярыш ахырында җиңүчеләр билгеләнде һәм иганәчеләр әзерләгән матур бүләкләр белән бүләкләнде.
Нәтиҗәләр:
1 урын Салихов Рифкәт (72 балык)
2 урын Сәдретдинов Әлфис (29 балык)
3 урын Гиниятуллин Мөслим (20 балык)
Аерым номинацияләрдә:
Иң яшь балыкчы - Сәдретдинов Аяз (3 яшь);
Иң өлкән балыкчы -Ибраһимов Рәйхан (76 яшь);
"Леди рыбачка" - Гәлиева Лилия
"Мастер бурильщик" - Гизетдинов Фаил.
Иң озын балык тотучы- Гиниятуллин Мөслим (22 см балык тоткан);
Барлык кунаклар кайнар чәй һәм учакта пешкән тәмле уха белән сыйлана алды. Чара бик күңелле һәм дуслык атмосферасында узды.