«Яшьлек» спорт сараенда волейбол ярышлары узды

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

23 февраль көнне «Яшьлек» спорт сараенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ир-атлар арасында волейбол турниры узды. Ярышларда Мөслим районыннан 8 команда катнашты.

Нәтиҗәләр буенча:
1 урынны - ПМ командасы яулады,
2 урынны – Илтранс 2 командасы алды,
3 урынга - Илтранс командасы лаек булды.

Ярышлар бик көчле һәм кызыклы узды, һәр команда үзенең иң яхшы уенын күрсәтте.
Катнашкан барлык командаларга рәхмәт, киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International