Эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, шулай ук һөнәри белем бирү системасын үстерү максатларында икътисадның реаль секторын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерциягә карамаган автоном оешмасы белән берлектә Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары буенча навигатор эшләнде.
Платформа түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://proskills.tatar/navigator.
Навигатор мәктәпне тәмамлаучыларга һөнәрләр, белгечлекләр һәм республиканың мәгариф оешмаларын сайлауда ярдәм итү өчен билгеләнгән түләүсез мәгълүмати платформа булып тора. Платформа укучыларга булачак һөнәрне яки һөнәри белем белгечлеген үзләрен кызыксындырган тармак нигезендә сайларга мөмкинлек бирә. Сайланган юнәлеш нигезендә система әлеге һөнәр яисә белгечлек буенча әзерлек алып баручы Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары исемлеген, учреждениеләрнең контакт мәгълүматларын һәм алар белән алга таба танышу өчен аларның рәсми мәгълүмат ресурсларына сылтамаларны күрсәтеп тәкъдим итәчәк.
Моннан тыш, навигаторда агымдагы елда Татарстан Республикасында Урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментта катнашучы һөнәрләр, белгечлекләр һәм мәгариф оешмалары турында мәгълүмат бирелгән (көллиятләргә һәм техникумнарга 9 нчы сыйныфтан соң ике мәҗбүри имтихан нәтиҗәләре буенча керү).