Пермь шәһәреннән Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионатыннан Мөслимнән 5 алтын,1 көмеш һәм 1 бронза медаль алып кайттылар.ТР җыелма командасы составында спорт мәктәбенең 7 егете республика данын яклады.Ярышларда Россия Федерациясенең 13 төбәгеннән 500 дән артык спортчы катнашты.Алтын медальләр һәм путевкалар Россия беренчелеген яуладылар: Бариев Ислам 55 кг. Азат Шәймөхәммәтов 70 кг. Зиннурова Илзирә 50 кг. Әхмәдуллин Айзат 75 кг. Никогосян Наира 65 кг. Көмеш, Хәлилова Аделя 70 кг. Наирә, хатын-кызлар арасында чемпионатта катнашып, бронза медаль яулады. Яшь катнашучыбыз Сираев Рөстәм Бик яхшы чыгыш ясады,катлаулы үлчәү категориясендә матур көрәш күрсәтеп, мактаулы 4 урынны яулады. Бу безнең спортчыларыбызның зур уңышы .Бу күп еллар дәвамында ,каникуллар һәм ялларсыз, системалы һәм көндәлек эш нәтиҗәсе! Балаларга 9-15 мартта Орел шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә уңышлар телибез. Россия беренчелегендә команда составына Россиянең спорт мастеры Бариева Илина өстәләчәк,