Авыл җирлекләре арасында XXXVI спартакиада ярышларының җиңүчеләре билгеле

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

7 февраль көнне авыл җирлекләре арасында XXXVI спартакиада ярышлары узды. Бүгенге ярышларда спорт сөючеләр алты төрле ярышта көч сынашты: хатын-кызлар һәм ир-атлар волейболы, хатын-кыз һәм ир-атлар арасында кул көрәше, бильярд һәм канат ярышлары. Ярышлар Рус Шуган, Тойгелде һәм Әмәкәй авыл советлары зоналарында үтте. Нәтиҗәләр буенча, җиңүчеләр ачыкланды:

Рус-Шуган авыл җирлеге зонасында:

1 урын Баланлы авылы командасы;

2 урын Рус-Шуган авылы командасы

3 урын Михайловка авылы командасы.

Тойгелде авыл җирлеге зонасында:

1 урын Вәрәш-Баш авылы командасы;

2 урын Тойгелде авылы командасы;

3 урын Мәллә-Тамак авылы командасы.

Әмәкәй авыл җирлеге зонасында:

1 урын Әмәкәй авылы командасы;

2 урын Исәнсеф авылы командасы;

3 урын Яңа Усы авылы командасы.

Җиңүче командалар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде. Зоналарда беренче урынны яулаган командалар спорт кибетеннән 25 000 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Барлык катнашучы командаларга зур рәхмәт белдерәбез! Сезнең активлыгыгыз һәм спортка булган мәхәббәтегез безне дә дәртләндерә. Һәрвакыт шулай актив булып калыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International