16 гыйнвардан алып 31 гыйнварга кадәр оешмалар һәм предприятиеләр арасында XXXVI спартакиада ярышлары узды. Ярышларда 7 команда 10 төрле спорт дисциплинасы буенча көч сынашты. Барлык уеннарның нәтиҗәләрен чыгарып җиңүчеләр билгеле булды:
1 урын Совет һәм Башкарма комитет командасы;
2 урын Эчке эшләр бүлеге һәм янгын-сүндерү коткару командасы;
3 урында Сети командасы.
Җиңүче командаларыбыз спорт кибетеннән 50, 30 һәм 20 мең сумлык сертификатлар, кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Катнашкан барлык командаларга һәм җанатарларга рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә шундый активлык һәм спорт рухы сакланыр дип ышанып калабыз.