РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Гаилә» милли проекты кысаларында ата-аналарга дәүләт ярдәме тагын да көчлерәк булачак. Беренче балага түләү күләме 729 мең сумга кадәр артачак.
Әгәр гаиләдә икенче бала туа икән, ярдәмнең гомуми күләме 963 мең сумга җитәргә мөмкин. Шунысы мөһим, индексация яңа түләүләргә генә түгел, ә сертификатта булган, ләкин әле тулысынча сарыф ителмәгән акчаларга да кагылачак.
"Гаилә «милли проекты ата-аналарга иртәгәге көнгә ышаныч хис итәргә ярдәм итә. Финанс ярдәменнән тыш, ул балалар инфраструктурасын үстерүне, яшьләргә ярдәм итүне һәм өлкән буынның актив озак яшәү программаларын үз эченә ала.