«Гаилә» яңа милли проекты составында «өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру актив озак яшәү өчен шартлар тудыруга, өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм озак вакытлы карау системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында көнкүреш уңайлылыгына гына түгел, реабилитацияләү һәм социализацияләүнең заманча технологияләрен кертүгә дә аерым игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың районыбызга эшлекле сәфәре барышында нәкъ менә шушы аспектлар төп урынны алып тора.
Район башлыгы Альберт Хуҗин белән бергә министр Мөслим өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Мөхтәрәм кунаклар тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары, медицина ярдәменең сыйфаты белән таныштылар.
Эльмира Зарипова коллективның профессиональлеген һәм тернәкләндерү процессын оештыруга иҗади якын килүен югары бәяләде, мондый практикаларның республика һәм ил дәрәҗәсендә үстерелә торган озак вакытлы карау системасы стандартларына тулысынча туры килүен билгеләп үтте.