Оешмалар һәм предприятиеләр арасында 36 нчы Спартакиада ярышлары дәвам итә.
23 гыйнвар көнне "Яшьлек" спорт сараенда спортчыларыбыз мини-футбол һәм өстәл теннисы буенча ярыштылар.
Мини-футболда:
1 урынны Совет һәм Башкарма комитет командасы;
2 урынны "Сети" командасы;
3 урынны Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару командасы яулады.
Өстәл теннисында:
1 урынны мәктәпләр җыелма командасы,
2 икенче урынны Совет һәм Башкарма комитет командасы;
3 урынны Эчке эшләр бүлеге һәм янгын-сүндерү коткару командасы алды.
Турнир таблицасы нәтиҗәләре буенча беренче урында Совет һәм Башкарма комитет командасы, икенче урында мәктәпләр җыелма командасы, өченчедә Эчке эшләр бүлеге һәм янгын-сүндерү коткару командасы бара.