XXXVI Спартакиада ярышларының икенче уен көненең нәтиҗәләре билгеле. 17 гыйнвар көнне ярышлар йөзү, кул көрәше һәм бильярд уен төрләре буенча барды.
Ярыш нәтиҗәләре:
Йөзү ярышы:
1. Совет һәм Башкарма комитет командасы;
2. Сети җыелма командасы;
3. Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы. Ир-атлар арасында кул көрәше:
1. Мәктәпләр җыелма командасы;
2. Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы;
3. Сети һәм балалар бакчасы командасы.
Хатын-кызлар арасында кул көрәше:
1. Үзәк хастаханә командасы;
2. Социаль яклау, балалар бакчасы, газ.участок, мөхтәсибәт командасы;
3. Сети һәм балалар бакчасы командасы.
Бильярд ярышы:
1. Социаль яклау бүлеге һәм мөхтәсибәт командасы;
2. КультАгро командасы;
3. Мәктәпләр җыелма командасы.
Бүгенге көндә үткән уен нәтиҗәләре буенча турнир таблицасында мәктәпләр командасы алда бара, икенче урында Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы, өченче урында Совет һәм Башкарма комитет командасы.