Мөслим районы оешмалары һәм предприятиеләре арасында XXXVI спартакиада старт алды. 16 гыйнварда ярышларның беренче көнендә бадминтон һәм аркан тарту буенча уеннар узды .
Оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләрен берләштергән утыз алтынчы ярышларга старт бирелде. Быел иң яхшы исеме өчен җиде команда көрәшә. Спартакиаданың беренче көне бадминтон буенча мавыктыргыч ярышлар һәм аркан тартуда киеренке көрәшләр белән истә калды.
Чараның тантаналы ачылышында район башлыгы Хузин Альберт Робертович катнашты, ул барлык спортчыларны һәм җанатарларны сәламләде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Яббаров Илшат Римасович рапорт белән чыгыш ясады, һәр катнашучыга уңышлар һәм гадел көрәш теләде.
Бүгенге ярышлар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
Бадминтон буенча:
1. Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын тәкъдим итүче команда.
2.Совет һәм Башкарма комитетның берләшкән командасы.
3.Мәктәпләрнең җыелма командасы.
Аркан тарту:
1.Совет һәм Башкарма комитет командасы.
2.Мәктәпләрнең җыелма командасы.
3.Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы командасы.