"Яшьлек" универсаль спорт залында "Кыш бабай кубогы"на хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узды

2026 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

7 гыйнвар көнне Мөслимебезнең "Яшьлек" универсаль спорт залында Кыш бабай кубогына хатын-кызлар командалары арасында волейбол ярышлары узды. Турнирда күрше районнардан килгән сигез команда катнашты, алар иң көчле исем өчен көрәштеләр. Көчле һәм мавыктыргыч уен нәтиҗәсендә, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын — Әлмәт командасы;
2 урын — Җәлил командасы;
3 урын — Мөслим районының «Факел» командасы.

Турнирның иң яхшы уенчылары һәм җиңүчеләре грамоталар, медальләр, кубоклар һәм статуэткалар белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
Кыш бабай Кубогы спорт казанышларының гына түгел, ә волейболны яратучыларның барысы өчен дә бердәмлек һәм илһам символы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International