8 гыйнвар көнне "Яшьлек" спорт сараенда спорт декадасы кысаларында "Кыш бабай Кубогы"на мини-футбол буенча уеннар узды. Турнирда тәҗрибәле футболчылар да, яшь спортчылар да катнашты, бу ярышларны аеруча кызыклы итте.
Уеннар нәтиҗәләре буенча:
1 урынны "Поколение" командасы алды;
2 урында "Райцентр" командасы булды;
3 урынны спорт мәктәбенең яшь футболчылары яулады.
Турнирның җиңүчеләре һәм иң яхшы уенчылары грамоталар, медальләр һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны да яхшы уеннары белән котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары теләп калабыз.