9 гынвар көнне Мөслимнең универсаль спорт залында ир-атлар командалары арасында "Кыш Бабай кубогы"на баскетбол ярышы узды. Әлеге турнирда биш команда катнашты, һәрберсе җиңү һәм төп приз өчен көрәште.
Ярышларның җиңүчеләре:
1. Black Team командасы;
2. Актаныш командасы;
3. Юность командасы.
Иң яхшы уенчылар дип танылды:
1.Салахов Камиль;
2.Вагизов Алмаз;
3.Мансуров Рамазан;
4.Насыров Гөмәр.
Җиңүчеләр һәм иң яхшы уенчылар грамоталар, медальләр һәм кубок белән бүләкләнделәр. Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны яхшы уеннары белән котлыйбыз һәм яңа спорт казанышлары телибез.