Ватанны саклаучылар елында һәм "Геройлар хәтере" проекты кысаларында Петр Днепров исемендәге Рус Шуган урта төп гомуми белем бирү мәктәбендә хәтер почмагы ачылды. Бу почмак Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган. Әлеге мәктәп "Геройларга лаеклы булачакбыз" проекты ата-аналар бергәлеге инициативаларының II конкурсында җиңгән өчен "Белем" Россия җәмгыяте премиясенә лаек булган иде. Чара башында район башлыгы Альберт Хуҗин, махсус хәрби операция ветераны Руслан Кашапов, Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов тантаналы рәвештә кызыл тасманы кисте. Укучылар һәм укытучылар чарада катнашучыларга Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция чорлары турындагы мәгълүматны тәкъдим итте. Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Алексей Красиньков "Махсус хәрби операциядә катнашучы" һәм ll дәрәҗәдәге "Батырлык өчен" медальләренә (үлгәннән соң) лаек булды. Медальләр аның гаиләсенә тапшырылды. Хәтер почмагын булдыруда актив катнашкан райондашларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чарада катнашучылар махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салды.