Россиядә 1 июльдә рәсми булмаган, әмма мәгънәсе буенча бик мөһим көн — хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу көн Ватанны саклауда һәм сугышларда катнашкан барлык хәрбиләргә багышлана. Шул уңайдан мемориаль комплекста митинг узды. Район Башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ир-егетләрне сәламләп, аларның Ватаныбыз, районыбыз горурлыгы булуын билгеләп үтте. Чарада локаль сугышлар ветераннары һәм аларның якыннары, Ветераннар советы, мөслимлеләр һәм күрше районнардан килгән кунаклар гына түгел, үсеп килүче буын да актив катнашты. Бер төркем райондашыбызга "Төньяк кавказдагы контртеррористик операциясенең 30 еллыгына" дигән күкрәк билгесе тапшырылды. Чараның иң күркәм өлеше – хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның истәлегенә багышланган һәйкәлне ачу булды. Мондый һәйкәлләр райондашларыбыз "Геройлар хәтере" проектын тормышка ашыру максатын истә тотып булдырыла. Мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары һәйкәл янына чәчәкләр салды