31 августта Совет гаскәрләрен Германиядән чыгаруга 30 ел булды. Шул уңайдан һәм "Геройлар хәтере" проекты кысаларында мемориаль комплекста Германиядә Совет гаскәрләре төркеме ветераннарына һәйкәл ачу тантанасы үтте. Район башлыгы Альберт Хуҗин әлеге төркем ветераннарын бу мөһим чара белән котлап, бертөркем райондашыбызга медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Тәбрикләү сүзләрен Ирек Салихҗанов та җиткерде, ул шул чор истәлекләре белән бүлеште. Әлеге вакыйга белән мөслимлеләрне котларга Сарман, Актаныш районнарынннан да кунаклар килгән иде. Чараның иң матур өлеше Германиядә Совет гаскәрләре төркеме ветераннары, бүген арабызда булмаган солдатлар истәлегенә багышланган һәйкәлне ачу булды. Мөслимлеләр һәм районыбыз кунаклары һәйкәл янына чәчәкләр салды.