Геройларны хәтерләп

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Мөслимнең «Сугышчан һәм хезмәт даны» мемориаль комплексында «Геройлар хәтере» проектын тормышка ашыру максатын истә тотып махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган обелиск ачу тантанасы узды. Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, ТРның Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, район кураторы Альберт Борһанов, махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан егетләр, бүгенге көндә реабилитация үтүче батырлар, хәрбиләрнең туганнары, якыннары, мәктәп укучылары, райондашларыбыз катнашты. А. Хуҗин бу обелискның егетләргә рәхмәт йөзеннән булдырылуын әйтте, аларның тиз арада җиңү белән туган якка кайтуларын теләде. Альберт Борһанов хәрбиләрнең туганнарына батыр уллар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Рәхмәт һәм тәбрикләү сүзләрен ТР сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Координация советының Мөслим муниципаль районы буенча сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән эшләү буенча җирле бүлекчәсе рәисе урынбасары Рөстәм Нуретдинов һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Миргалауов та җиткерде. Вәрәшбаш авылыннан Нәхия Шәйхутдинова обелискны булдырган район җитәкчелегенә хәрбиләрнең әти-әниләре исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде. Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз Красиньков Алексей Александрович, Шабаев Илнур Илгиз улы, Ибраһимов Илдар Вәгыйз улы, Садыйков Фәнис Фарис улы үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкләр хәрбиләрнең гаиләләренә тапшырылды. Вафат булганнар истәлегенә обелиск янына чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International