Дәүләт сервисларыннан файдалану уңайлырак булды: табибка язылу, гариза статусы һәм штрафлар турындагы хәбәрләр бер урында – МАХТАГЫ дәүләт хезмәтләре чат-ботында җыелган. Штрафларны мессенджердан чыкмыйча ук түләргә мөмкин-түләү турындагы хәбәрнамәләр шулай ук чат-ботта барлыкка киләчәк.
Милли мессенджерда мөһим хәбәрләр алу өчен, МАХ һәм Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтлар бер үк номерга бәйләнгән булырга тиеш. Махта киләчәк хәбәрнамәләр исемлеген үз Дәүләт хезмәтләре аккаунтында көйләргә мөмкин.