Татарстанның иң яхшы архивлары грантлар һәм акчалата бүләкләр алачак

2025 елның 12 декабре, җомга

Конкурс ике номинация буенча уздырыла:

Республика башкарма хакимият органының, җирле үзидарә органының һәм коммерциягә карамаган оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы;

Авыл җирлеге җирле үзидарә органының-Татарстан Республикасы муниципаль архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы.

Анда республика һәм муниципаль хакимият органнары, дәүләт учреждениеләре, шулай ук коммерциягә карамаган оешмалар катнаша ала.

Төп номинациядә беренче урын өчен түләү күләме 1 млн сум тәшкил итә, икенче урын өчен – 750 мең сумга кадәр, өченче урын өчен – 500 мең сумга кадәр. Авыл җирлекләре архивлары өчен түләүләр 375 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Конкурс, гаризалар бирү сроклары һәм бәяләү критерийлары турында тулырак түбәндәге сылтама буенча бастырып чыгарылган: https://arhiv.tatarstan.ru/file/pub/pub_4832022.docx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International