06 нчы декабрь көнне Әлмәт шәһәрендә 2008-2009 елгы яшүсмерләр һәм 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча турнир үткәрелде. Турнир Туйгелде авылы көрәшчесе, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, көрәш буенча Россия һәм Татарстан республикасы чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышланды. Ярышлар йомгаклары буенча: Сәетгалиев Данияр 43 кг - 3 урын ,Сәетгалиев Айвар 46 кг - 3 урын , Хәлиуллин Раяз 55 кг - 3 урын Сәетгалиев Искәндәр 60 кг - 1 урын Гайсин Илдан 70 кг - 2 урын. Вәлиев Әмир,Әхмәтшин Илсаф,Сәетгалиев Айдан-матур көрәш һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Призлы спортчыларның тренерлары: Садретдинов Ленар, Фәттахов Рәсил.