4 декабрь көнне "Яшьлек" спорт комплексында инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында спартакиада ярышлары узды.
Узган спартакиада хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында өстәл теннисы, шахмат, шашка, дартс уеннары буенча барды. Шулай ук катнашучылар ГТО нормативларында да үзләрен сынап карады.
Уенның җиңүчеләренә грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.