2025 елның 05 декабрендә инвалид гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә хәбәр итәргә мөмкин:
- инвалидлык алу, реабилитацияләүнең техник чараларын китереп тору проблемалары турында;
- медицина ярдәме күрсәтү проблемалары һәм аның сыйфаты турында;
- социаль ташламалар һәм түләүләр алуга бәйле проблемалар турында;
- башка мәсьәләләрдә.
«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14
Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.