Укучыларыбыз уңышлары!

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Азнакай шәһәрендә узган "РобоБитва" Республикакүләм ярышларында Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Азнакай, Менделеевск, Лениногорск, Чирмешән һәм Мөслимнән 55 катнашучы җыелды.

Ярышларда Мөслим данын "Мәктәптән тыш эшләр үзәге"нең һәм Мөслим лицееның "Робототехника" берләшмәләренә йөрүче укучылар якладылар.

"Сумо VEX" номинациясендә Илья Лошкарев һәм Илзир Гәрәев беренче 🥇, "Сумо NXT" номинациясендә Рафаэль Басыйров һәм Әмирхан Гыйлметдинов икенче🥈, "Сумо EV3" номинациясендә Илназ Харисов һәм Булат Нәбиев өченче🥉, "Йөк тарту VEX" номинациясендә Ярослав Арефьев беренче🥇, "Йөк тарту EV3" номинациясендә Ринат Латыйпов икенче🥈, "Йөк тарту NXT" номинациясендә Әнвәр Кондратьев өченче🥉
урынга лаек булдылар.

Укучыларны һәм балаларның укытучыларын – Аяз Бәдртдиновны һәм Лилия Бәдртдинованы уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International