Мөслимдә «Фаза» кушаматлы махсус хәрби операция Героена багышланган «Призрачный гонщик» китабын тәкъдир итү чарасы узды. Китапның авторы, «Татарстан» журналының баш мөхәррире һәм якташыбыз Татьяна Вафина китапны язу тарихы белән уртаклашты, герой белән бәйле дулкынландыргыч мизгелләр турында сөйләде. Геройның Мөслимдә дә туганнары булуы очрашуны тагын да тетрәндергеч итте.