Нурислам Мотыйгуллин Малайзиядә узган "Дуслар" халыкара яшьләр лагере эшендә катнашты

2025 елның 11 ноябре, сишәмбе

Мөслим лицееның 9 в сыйныфы укучысы Нурислам Мотыйгуллин Малайзиядә узган "Дуслар" халыкара яшьләр лагере эшендә катнашты.

Әлеге лагерь сменасына Татарстанның "Алдынгылар хәрәкәте"нән 100 бала барды. Бу сәфәр җәйге этапның дәвамы булды — ул вакытта россиялеләр Казанда Малайзия яшьләр оешмалары вәкилләре белән танышканнар иде.

Һәр катнашучы волонтёрлык стажировкасы узды, белем алды һәм иҗади әзерлек эшләре үтте.

Лагерь дәвамында яшь дипломатлар:
Куала-Лумпур шәһәрендәге Рус йортына бардылар;
Илләр арасындагы хезмәттәшлек өлкәләрендә проектлар әзерләделәр;
Концерт оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International