Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгында Мөслим районы белән “Муниципаль инвестиция сәгате” узды.
Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин Мөслимнең уңайлы урында урнашуы белән инвесторлар өчен кызыклы булуын ассызыклады. Шулай ук ул районның көчен Мөслим эшмәкәрләрендә күрүен әйтте.
Район икътисадында иң зур өлешне авыл хуҗалыгы алып тора (48,6%) – районда дүрт эре агрохолдинг эшли. Компанияләр үзара көндәшлек итә, бу авыл хуҗалыгында хезмәт хакының югары планкасын тотарга мөмкинлек бирә. Сүз уңаеннан, районда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт хакы 85 мең сум тәшкил итә.
2024 елда “Туган як” агрофирмасы техник киндер җитештерүне башлады, чимал булу сәбәпле үсемлекләрне эшкәртү заводын эшләтеп җибәрү идеясе барлыкка килде. Проектның күләме – 100 миллион сум, аны 2025 елның декабрендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Эшләү өчен бер елга материал әзер. Шулай ук компания подрядчыларны орлык материалы һәм технологияләр белән тәэмин итәргә әзер. Киндер саламнан текстиль, целлюлоза, төзелеш һәм автомобиль сәнәгатендә кулланыла торган киндер җепселләр җитештерәчәкләр, ә калдыклардан мәче бәдрәфләре өчен тутыргычлар ясалачак.
“Август-Мөслим” хуҗалыгының “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек комплексында 2,4 мең баш терлек асрала. Анда барлык сыерлар кросс-вентиляция системасы хисабына бер түбә астында яши. Моннан тыш, бу “акыллы” ферма, анда 50дән артык робот эшли. Биредә асралган сыерлар хәтта матурлык конкурсларында җиңә. Шулай итеп, агымдагы елда хуҗалыкның бер тапкыр бозаулаган Лита-16039 сыеры, “Агроволга гүзәле” конкурсында җиңеп, абсолют чемпион исемен яулады.
Районда бизнесның тагын берничә уникаль мисаллары бар. Россиянең гриппка каршы вакцинасының 75 проценты Мөслим районында “Чайка” фермер хуҗалыгының кошчылык фермасы һәм “Заря” кооперативы җитештергән эмбрионнар кулланып җитештерелә. “Заря” кооперативы рәисе Алмаз Шәңгәрәев җитештерүдә ясалма интеллект кулланырга әзерләнүләре турында сөйләде. Ул вакцина җитештерү өчен яраклы эмбрионнарны сайларга ярдәм итәчәк.
Фермер Ирек Хамадишин “татар казы” дигән яңа кош токымын чыгару проекты турында сүз алып барды. Моның өчен ул улы белән махсус белем алган. И. Хамадишин бу юнәлештә эшне дәвам итү өчен дәүләт ярдәме һәм Мәскәү галимнәре белән партнерлык булдыру кирәклеген ассызыклады.
Ярымфабрикатлар һәм он эшләнмәләре ассортиментын киңәйтеп кенә калмыйча, күрше район базарларына чыгып яңа җитештерү цехы төзүне планлаштырган шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимованың уңышлары җирле бизнесның яшәү сәләтен раслый.