12 ноябрь көнне Мөслим авылының “Яшьлек” спорт залында “Троеборье ГТО” буенча Мөслим районы мәктәпләре укучылары арасында ярышлар булып узды. 7-11 сыйныф укучылары турникта тартылуда һәм идәннән күтәрелүдә, урыннан озынлыкка сикерүдә һәм алга таба авышты. Ярышлар яхшы дәрәҗәдә узды. Балалар арасындагы кискен көндәшлек ярышларны мавыктыргыч итте. Ярышларда катнашу укучыларның сәламәт яшәү рәвешенә омтылышын яхшырту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү буенча максатчан эш алып бару мөмкинлеге бирә. Ярыш нәтиҗәләре:
1 урын - Нәбиуллин Мансур Кубәк урта мәктәбе укучысы (сикерү - 248 см, тарту - 15 тапкыр, алга таба 17 см).
2 урын - Нәбиев Камил Мөслим гимназиясенең укучысы (сикерү - 275 см, тарту - 10 тапкыр, алга таба 20 см).
2 урын - Мотыйгуллин Нурислам Мөслим лицее укучысы (сикерү - 245 см, тарту - 14 тапкыр, алга таба 20 см).
3 урын - Насыйбуллин Айназ (сикерү-227 см, тарту - 12 тапкыр, авышу - 14 см).
Ярыш нәтиҗәләре кызлар арасында : 1 урын - Хафизова Әминә Мөслим гимназиясе укучысы (сикерү-203 см, Отжимание - 30 раз, алга таба 17 см).
2 урын - Исмәгыйлева Карина Михайловка урта мәктәбе укучысы (сикерү - 197см, Отжимание - 30 , алга таба - 15 см).
3 урын - Шәйхразиева Әмирә Мослим лицее укучысы (сикерү-195см, Отжимание - 10 раз, алга таба 24 см).
4 урын - Мослим лицееның укучысы Хәйдәрова Руфина (сикерү-186см, Отжимание - 23 тапкыр, алга таба - 16 см).
Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга ГТО район администраторыннан грамоталар, медальләр һәм сувенир бүләкләр тапшырылды.