18-19 ноябрь көннәрендә Мөслим районында 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча Беренчелек узды.
Ярышларда республиканың төрле районнарыннан килгән 13 команда катнашты. Турнир киеренке көрәштә узды, һәм барлык командалар да югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Беренчелекнең җиңүчесе булып «Авангард ДФК» командасы танылды, ул финалда Әлмәт командасын җиңде.🏆
Мөслимнең «Мирас» командасы 4 урынны яулады.