Истәлекле чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, "Главтатдортранс" учреждениесе директоры Эдуард Данилов, "ТР күперләре" оешмасы генераль директоры Ринат Мухьянов, "Автострой" җәмгыяте директоры Анатолий Ростилов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов, ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин, күперне төзүче оешма вәкилләре, райондашларыбыз катнашты.
Чарада күперне төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән хезмәткәрләргә һәм җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Район мәдәният бүлеге үзешчәннәре "Килен төшерү" йоласын тәкъдим итте. Чара техника парады белән дәвам итте.
Мөслим күпере ике елга исәпләнгән капиталь ремонтка агымдагы елның 16 июнендә ябылган иде. Дүрт ай барган ремонт эшләреннән соң, сынау рәвештә эш хәрәкәте ачылды. Ремонт эшләре алга таба да дәвам итәчәк.