Мөслимнең яшь көрәшчеләре Минзәләдә көрәш беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

25 октябрь көнне Минзәлә шәһәрендә 2014-2018 елгы яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча ДО «Юбилейный» спорт мәктәбенең беренчелеге үтте. Ярышлар Никольский соборының җирле православие дини оешмасы призларына узды.

Әлеге ярышларда безнең Мөслим районы спортчылары да җиңү өчен көрәште. Көрәшчеләребезнең тырышлыгы һәм осталыгы аркасында Мөслим районы командасы мактаулы икенче урынны яулады. 
Беренче урынны Минзәлә шәһәре командасы алды, ә өченче урынны Актаныш районы спортчылары алды.

 Яшь көрәшчеләребезнең әлеге ярышта шәхси казанышлары:
24 кг авырлык категориясендә Петров Айдан 1 урын.
27 кг авырлык категориясендә Сәетгалиев Айдан 1 урын.
30 кг авырлык категориясендә Вәлиев Әмир 1 урын.
50 кг авырлык категориясендә Хәлиуллин Раяз 1 урын.
45 кг авырлык категориясендә Сәдретдинов Азамат 2 урын.
60 кг авырлык категориясендә  Дәүләтшин Юлдаш 3 урын.
70 кг авырлык категориясендә Гайсин Ильдан 3 урын.
Безнең спортчыларны һәм аларның тренерларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз, киләсе ярышларда да зур уңышлар теләп калабыз.
Егетләрнең тренерлары: Садретдинов Ленар, Фаттахов Расил

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International