17 октябрь көнне Мөслим районының «Яшьлек» универсаль спорт залында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына волейбол буенча мавыктыргыч финал уеннары узды. Әлеге турнирда районның авыл җирлекләреннән һәм сәнәгать предприятиеләреннән командалар иң көчлеләр исеме өчен көрәшергә җыелган иде.
Мәйданчыкларда дәрт һәм спорт көрәше атмосферасы хөкем сөрде.
Киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:
Авыл районнары арасында:
1. «Илтранс-Мөслим " Командасы.
2. Сарман командасы;
3. Апас командасы.
Сәнәгать предприятиеләре арасында:
1.«Татхимфармпрепараты " АҖ командасы.
2. Казан шәһәре «Восток-Сервис» ҖЧҖ командасы;
3. Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ГАҖ командасы.
1,2,3 урын алган командалар 100 000, 70 000 һәм 50 000 сумлык спорт инвентарьлары алуга сертификатлар белән бүләкләнделәр, бу, һичшиксез, районда волейболны алга таба үстерүгә этәргеч булачак.
Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.