Алексеевск районында Татарстан районнары II лига хатын-кызлар волейбол командалары арасында "Татарстан-Яңа Гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призларына чемпионат ярышларының финалы узды.

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

12 октябрь көнне Алексеевск районында Татарстан районнары  II лига хатын-кызлар волейбол командалары арасында "Татарстан-Яңа Гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте призларына чемпионат ярышларының финалы узды.Әлеге ярышларда безнең волейболчы кызлар бөтен Республика буенча мактаулы 2 урынны яуладылар. 
Җиңүчеләр булып 1 нче урынны алган Саба районы спортчылары булды, ә бронзаны Зеленодольск командасы алды. Уеннар 4 зонада көчле көрәштә барды. 

Чемпионатның иң яхшы уенчысы дип- Камилла Московая булды. Волейболчы кызларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз. Кызларның тренеры: Илдар Мадяров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International