7 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында "Яшьлек" спорт сараенда шахмат һәм шашка буенча ярышлар булып узды.Спорт чарасында катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде, спорт уеннарында катнашучыларга уңышлар теләде. Бәйрәм белән котлауны район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов тапшырды. "Яшьлек" спорт комплексы җитәкчесе Ленар Садретдинов ассызыклаганча, өлкәннәр спорт чараларында һәрвакыт актив катнаша. Безнең өлкән буын вәкилләре район тормышында актив катнаша, ә спорт чаралары аларга күңел күтәренкелеге бирә.
Ир-атлар шахмат осталыгында ярыштылар:
1 урын-Рәсил Фәттахов;
2 урын-Тимергали Сәйфетдияров;
3 урын - Валерий Үтәбаев.
Хатын-кызлар шашка буенча ярыштылар:
1 урын - Надежда Үтәбаева;
2 урын-Галия Вәгыйзова;
3 урын-Зөлфия Габидуллина;
4 урын - Лилия Басорина