Казанда "Патриот" спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерлек буенча республика үзәге базасында "Алга, яшь армиячеләр!" ярышлары узды.
Бәйге барышында яшь армиячеләр командалары төрле сынау этапларын узды, алар физик әзерлек кенә түгел, командада эшли белүләрен дә дәлилләделәр. Катнашучылар хәрби юнәлештәге биремнәр үтәделәр, ераклыкка гранаталар ыргыттылар, саперлар ролен башкардылар, противогаз киюдә үзләрен сынадылар, беренче ярдәм күрсәттеләр.
Нәтиҗәләр буенча, Мөслим районын тәкъдим иткән Мөслим лицее командасы lll урынны яулады.
Яшь армиячеләребезне һәм команданың җитәкчесен Таһир Хатбуллинны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!